Татарстанда «Бәллүр каләм» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Конкурста катнашырга теләгән журналистлар документларын 20 апрельгә кадәр тапшыра ала.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда XXIV «Бәллүр каләм» журналистика һәм масс-медиа өлкәсендәге республика бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны 20 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин, конкурс үзе май ахырында узачак.

«Гаризаны 20 апрельгә кадәр тапшырырга була. Бәйге үзе, гадәттә, 19 майда — Татарстан журналистикасы көнендә уза. Узган елда коронавирус пандемиясе сәбәпле конкурс үткәрелмәде. Хәзерге вакытта гаризалар кабул итү кампаниясе бара», — дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Журналистлар берлегенең башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова.

Бәйгенең нигезләмәсе буенча конкурсның приз фонды 700 мең сум тәшкил итә. Җиңүчеләр ун номинация һәм өч махсус проект буенча сайлап алыначак. Документ белән ТР Журналистлар берлеге сайтында танышырга мөмкин.

Журналистлар арасында үткәрелә торган «Бәллүр каләм» бәйгесе медиа вәкилләренең һөнәри үсешенә ярдәм итү, аудиториянең журналистлар сүзенә ышанычын ныгыту, Татарстандагы гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүгә юнәлдерелгән. ТАСС агентлыгы генераль директоры Сергей Михайлов чараның республика һәм журналистлар өчен әһәмиятен билгеләп үтте.