Тукай районында «Безнең ишегалды» проектын эшләтү өчен законсыз корылмалар сүтелә

Территорияне планлаштыру проектына комачау итмәүче корылмалар үз урынында калачак.

(Тукай районы, 16 март, «Татар-информ», «Якты юл», Эльвира Абдуллина). Тукай районында «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруның беренче этабы башланды. Аның кысаларында күпфатирлы йортларның ишегаллары һәм аңа якын территория чистартыла. Муниципаль җирләрдә документларга нигезләнмичә төзелгән законсыз корылмалардан арыну эшләре бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы буенча башкарыла торган киң күләмле проект өч елга исәпләнгән. Әлеге проектка районнан 85 күпфатирлы йорт территориясе керде. 2020 елда Кнәз, Круглое Поле, Бәтке җирлекләрендә ишегаллары төзекләндереләчәк. Бу 63 мең квадрат метрга якын территория.

«Татарстан» совхозы бистәсендә чистарту эшләре бара. Санкциясез корылмаларның язмышын халыкка аңлату өчен алар белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов очрашты.

Ленар Авзалов сүзләренчә, бистәдә өч участок тәртипкә китерелә.

Мәктәп урамында урнашкан күпфатирлы йортларның ишегалды зонасы законсыз корылмалар белән аеруча тулган. Алар янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә, санитар нормаларга да туры килми. Күпчелеге ташландык. Җирлек башлыгы Тамара Белова сүзләренчә, биредә дүрт тапкыр янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Әмма күпчелек халык аңлый, «Безнең ишегалды» программасы күпкатлы йортларның территориясенә эстетик күренеш бирү, халыкның яшәү шартларын уңайлы итү өчен эшләнә: «Бу җимерек сарайлар ник кирәк! Аның урынына балалар мәйданчыгы булса ничек күңелле була», «Без бу идеяне хуплыйбыз!» — диючеләр күбрәк.

Ленар Авзалов территорияне планлаштыру проектына үз тәкъдимнәрен кертү өчен якын арада халык белән тагын очрашу оештырырга тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, территорияне планлаштыру проектына комачау итмәүче корылмалар үз урынында калачак.