Путин Финляндия Президенты белән коронавирус таралуга каршы чаралар турында сөйләште

Ике дәүләт лидерларының телефон аша сөйләшүләре Финляндия ягы тәкъдиме буенча узды.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Финляндия лидеры Саули Ниинистё белән сөйләшүләр үткәрде. Алар коронавирус таралуга каршы чаралар турында фикер алышты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәүләт башлыклары коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында мәгълүмат алмаштылар. Россия - Финляндия чигендә үткәрү пунктларының эш режимына карата мөмкин булган карарлар тиешле хезмәтләр һәм ведомстволар линиясе буенча тыгыз хезмәттәшлектә кабул ителәчәк, дип килешенде», - диелгән хәбәрдә.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Финляндиядә 16 мартка Covid-2019 коронавирусы белән зарарлануның 244 очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә дөньяда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 170,2 меңнән артып киткән, тәүлек эчендә үсеш 13,7 мең тәшкил иткән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, соңгы тәүлек эчендә Россиядә коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланган.