Пенсия алды яшендәге кешеләрне пенсиягә иртәрәк чыгару мөмкинлеген карыйлар

Гамәлдәге законнар ир-атларга 65 яшькә, ә хатын-кызларга 60 яшькә кадәр пенсия яшен этаплап арттыруны күздә тота.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Бер ел дәвамында эшкә урнаша алмаучыларга вакытыннан алда пенсиягә чыгарга рөхсәт итә торган закон проекты эшләнгән. Аны Россия Дәүләт Думасы һәм «Бердәм Россия» партиясе депутаты Андрей Барышев парламентның түбәнге палатасына кертте. Әлеге проект буенча хатын-кызларга 55 яшьтән, ә ир-атларга 60 яшьтән пенсиягә чыгу мөмкинлеген бирү карала. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итте.

«Проект Россия Конституциясендә каралган социаль гарантияләрне гамәлгә ашыруны тәэмин итә. Илле биш яше тулган хатын-кыз һәм алтмыш яше тулган ир-ат 12 ай эчендә эшкә урнашу мөмкинлеге тапмаган очрак булырга мөмкин. Әгәр иминият стажы 15 елдан да ким булмаса, бу кешегә хезмәт эшчәнлеге төренә бәйсез рәвештә вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирелә», — диелгән аңлатмада.

Шулай ук, автор фикеренчә, проект иминият пенсиясен алу өчен кирәкле иминият стажы күләмендәге коллизияне бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу гражданнарының аерым категориясенә кагыла. Аны вакытыннан алда пенсиягә чыккан очракта эшсезлек буенча пособие алу срокларын исәпләгәндә кулланалар.

Гамәлдәге законнар ир-атларга 65 яшькә, ә хатын-кызларга 60 яшькә кадәр пенсия яшен этаплап арттыруны күздә тота.