Минзәләнең кайбер авыллары ветераннарына Бөек Җиңүнең юбилей медальләре тапшырылды

Алар яшьләргә сугыш елларының авыр һәм ач-ялангач булулары турында сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты.

(Минзәлә, 16 март, «Татар-информ», «Минзәлә», Чулпан Шафикова). Минзәлә районында Гөлек авылы мәдәният йортында Урыс, Тулбай, Гөлек авыллары Тыл ветераннарына Бөек Жиңүнен 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Ветераннар рәхәтләнеп ял итеп, кунел ачтылар. Чәй табыны әзерләнде», дип сөйләде Гөлек авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илгизә Галиуллина.

Бәйрәмгә килгән өлкән буын, мөхтәрәм яшьтәге ветераннар балаларга, яшьләргә сугыш елларының авыр һәм ач-ялангач булулары турында сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты.

Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм тантанасында районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев катнашты.