Коронавирус куркынычы булу сәбәпле, мәгълүмат чаралары өчен брифинглар онлайнга күчте

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертелде.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, Татарстан Хөкүмәтендә матбугат чаралары вәкилләре өчен брифинглар онлайн-форматка күчерелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Коронавирус таралуны кисәтү максатында иртәгә беренче тапкыр брифинг онлайн режимда tatarstan.ru сайтында һәм видеоконференцэлемтә буенча гына узачак», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Сишәмбе көнне Татарстан Хөкүмәтендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Татарстан Республикасында «Россиянең цифрлы икътисады» илкүләм программасын гамәлгә ашыру барышы турында» брифинг узачак. Анда Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин спикер буларак чыгыш ясаячак.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертелде, ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота. Татарстан Президенты дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең барлык чит ил командировкаларын кичектерү турында карар кабул итте. Республика предприятиеләре җитәкчеләренә, барлык эш бирүчеләргә дә шундый тәкъдим ясалды.

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча штаб хезмәткәрләре Татарстан халкына чит илгә бармаска киңәш итә. Мәктәптә язгы каникул вакытында да, балаларның сәламәтлеге хакына, чит илләргә барудан тыелырга киңәш ителә.

Инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайтучыларның барысын да Роспотребнадзор хезмәткәрләренә урыны, анда булу һәм кайту көннәре, шулай ук элемтәгә керү өчен мәгълүмат калдыруларын сорыйлар. Моның өчен республикада тәүлек буе 7(843)296-02-24 кайнар линиясе эшли. Ә авыруның билгеләре ачыкланган очракта, мәҗбүри рәвештә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.