Хезмәт министрлыгы социаль түләүләрне билгеләүне гадиләштерергә кирәклеген әйтте

Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләрне 1 июльдән түли башлаячаклар.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков күпчелек пособиеләрне гражданнардан белешмәләр алмыйча билгеләүгә күчүнең мөһимлеге турында әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Президент социаль ярдәм алу гади булырга тиешлеген искәртте. Өчтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга пособие түләү өчен төбәкләргә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында түләүне билгеләргә кирәкле барлык мәгълүматларны алуга технологик һәм хокукый мөмкинлек бирелә. Кабул ителгән чаралар пособиены гариза буенча гына билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Гражданнарга белешмәләр җыярга кирәкми», — дип искәртте ул «Демография» илкүләм проекты буенча күчмә киңәшмәдә.

Аерым алганда, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр бирүне гадиләштерү өчен, алгоритм һәм түләүләр билгеләү тәртибе беренче тапкыр федераль дәрәҗәдә эшләнде. Технологик базаны камилләштерү генә түгел, федераль законнарга да үзгәрешләр кертү таләп ителде.

Хәзер аз керемле гаиләләргә түләүләр төбәк дәрәҗәсендә билгеләнә, дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында. Мохтаҗлык критерийларын билгеләү буенча норматив базаның бер өлеше шулай ук субъектлар карамагында була.

«Без Федерация субъектларына кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез. Беренче тапкыр гаиләләргә ярдәм билгеләгәндә бюрократияне минимальләштерү мөмкинлеге тәэмин ителде. Бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк», — диде Антон Котяков.

Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр өчен өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләрне 1 июльдән түли башлаячаклар. Гаризаның формасы барлык төбәкләрдә дә бер үк төрле булачак. Аны электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яки күп функцияле үзәк аша социаль яклау органнарына бирергә мөмкин булачак.