Грузия Covid-19 таралу куркынычы аркасында Россия белән чикләрне вакытлыча ябачак

Чикләүләр дүшәмбедән эшли башлаячак.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Грузия Covid-19 таралу куркынычы аркасында Россия белән чикләрне вакытлыча ябачак. Бу хакта «Спутник» радиосы хәбәр итә.

Чикләүләр дүшәмбедән эшли башлаячак.

Россия белән элемтә буенча махсус вәкил Зураб Абашидзе белән Григорий Карасинның телефоннан сөйләшү барышында "16 марттан Россия белән Грузия арасында пассажирлар узуны вакытлыча туктатып тору турында мәсьәлә каралды", диелә хәбәрдә.