Чаллыда каникул вакытында балаларны чит илгә алып бармый торырга киңәш ителде

Шәһәрдә массакүләм чараларга вакытлыча чикләүләр кертелә: аларның бер өлеше кичектерелә, башкалары күчерелә.

(Чаллы, 16 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбедә шәһәр халкына коронавирус вазгыятенең бөтен кискенлеген аңларга һәм язгы каникул вакытында балалар белән чит илгә сәфәр кылудан баш тартырга өндәде.

Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыда массакүләм чараларга вакытлыча чикләүләр кертелә: аларның бер өлеше бетерелә, бер өлеше күчерелә. Күмәк җыеннарга 15 апрельгә кадәр чикләүләр кертелә.

«Шәһәрдә вазгыять контрольдә тотыла, бездә авырулар юк. Якын арада каникул башлана. Балаларны төркемнәргә оештырып, илдән читкә алып чыгу тыела. Әти-әниләр тыюларны аңлар дип уйлыйм. Мондый катлаулы заманда балаларыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куймагыз», — диде Чаллы шәһәре җитәкчесе.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллы шәһәрендә спорт ярышларын тамашачыларсыз уздырырга карар кылынган.