«Болгар радиосы»ның Чаллыда узачак «Үткәннәр сагындыра» концерты майга күчерелә

Шулай ук 11 апрельдә «Болгар радиосы»ның «Пирамида» концертлар залында узарга тиешле концерты да булмаячак.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Коронавирустан саклану өчен махсус режим кертелү сәбәпле, «Болгар радиосы»ның 17 мартта Яр Чаллы шәһәрендә узачак «Үткәннәр сагындыра» концерты 20 майга күчерелә. Бу хакта «Болгар радиосы» хәбәр итте.

Сатып алынган билетлар үз көчендә кала. Әлеге хәбәрне аңлап кабул итүегезне телибез.

Шулай ук коронавирустан саклану өчен махсус режим кертелү сәбәпле, 11 апрельдә «Болгар радиосы»ның «Пирамида» концертлар залында узарга тиешле концерты үткәрелмәячәк.

Билет акчалары кире кайтарылачак. Барлык билетларны сатып алган нокталарга тапшырырга кирәк.