Казан балалар белән ял итү өчен уңайлы шәһәрләр исемлегенә кертелгән

Сораштыруда катнашучылар гаилә белән ял итү өчен иң популяр шәһәр Кырым дип уйлый.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Казан балалар белән ял итү урыннары ТОП-5 нә кертелгән. Сораштыруларны Tvil.ru сервисы аналитиклары үткәргән.Сораштыруларда катнашучыларның 51 проценты гаилә белән ял итү өчен Кырым шәһәре кулай дип уйлый. Ә 32 процент кеше Краснодар крае курортларын сайлаган.Казан, Карелия, Калининград өлкәсе курортлары популярлык буенча өченче урынны бүлешәләр, алар өчен респондетларның 4 әр проценты тавыш биргән.Иң яхшылар унлыгына Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Ставрополье кергән.