news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны котладылар

50 ел бик тиз үтеп китте, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калды, диделәр ирле-хатынлы Мусиннар.

Кукмарада алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны котладылар
kukmor-rt.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). 13 февральдә Кукмара яшәүче Сания һәм Зиннур Мусиннар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Юбилярларны котларга район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, электр челтәре җитәкчесе Рөстәм Хаматовлар килде. Зиннур абый лаеклы ялга чыкканчы район электр челтәре оешмасында хезмәт куйган. Бу хакта район басмасы яза.

«Без 1970 елның февраль аенда өйләнештек. Бу эш көне иде. Элек никах теркәгәннән соң, өч көн ял бирелә иде. Минем 42 ел хезмәт стажым бар, Саниянеке — 39», — диде Зиннур абый.

Юбилярларның сүзләренә караганда, 50 ел бик тиз үтеп киткән, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калган. «Илле ел бергә гомер итүнең әллә ни сере юк, ул — безгә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк. Иң мөһиме сабырлык, мәхәббәт, хөрмәт булырга тиеш», — дип елмая алар.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100