news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта әфганчылар истәлегенә митинг үтте

Митинг алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә оешмалар вәкилләре һәйкәлгә веноклар салды.

Кайбычта әфганчылар истәлегенә митинг үтте
kaibicy.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Интернациональ бурычларын Әфганстан территориясендә үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә район үзәгендә ачылган һәйкәл янында барлык әфганчылар катнашында тантаналы митинг булды. Бу хакта район газетасы яза.

Митинг алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә оешмалар вәкилләре һәйкәлгә веноклар салды. Һәлак булган әфганчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Альберт Илгизәрович әфганчыларга изге теләкләрен җиткерде, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде.

Тантанада катнашучылар алдында Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссариаты вәкиле Илсур Гатиятуллин, әфганчылар Геннадий Михайлов, Хәмит Гыйбадуллин чыгыш ясады. Алар әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100