news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта татар клубы ачылуга дүрт ел булды

Сөйләшү клубы җитәкчесе һәр чарада татар телен өйрәнү өчен уеннар, диалоглар яки кыска сәхнә әсәрләре куелышын уздыра.

Екатеринбургта татар клубы ачылуга дүрт ел булды
tatar-congress.org

(Казан, 16 февраль , «Татар-информ»). Екатеринбургта татар сөйләшү клубы ачылуга 4 ел булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Екатеринбургта сөйләшү клубын алып баручы Ринат Шәфыйков һәр чарада татар телен өйрәнү өчен уеннар, диалоглар яки кыска сәхнә әсәрләре куелышын уздыра. 15 февральдә дә клубка 20дән артык кеше җыелды, шуларның 5се беренче тапкыр килүчеләр.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100