Әтнәдә әфганчылар очрашты

Ел саен бу ветераннар, сугышчан дусларының гаиләләрендә булып, аларның әти-әниләре, туганнары белән очраша.

(Әтнә, 16 февраль,  "Татар-информ", “Әтнә таңы”). “Әтнә районында “Ашыт” спорт комплексында Әфганстаннан кораллы көчләр чыгаруга 29 ел тулу уңаеннан, Әфганстанда сугышчан бурычын үтәгән солдатлар белән очрашу - “Хәтер көне” узды. Очрашуда хакимият вәкиле Гөлнара Галәүтдинова, Арча-Әтнә хәрби комиссариатының хәрби комиссары Алмаз Борһанов та катнашты...”- дип яза җирле басма журналисты Сүрия Мингатина.


Әтнә районы кечкенәләрдән санала, менә шул кечкенә генә районнан да Әфган сугышына 41 ир-егет киткән. Кызганыч, аларның икесе – Олы Мәңгәр авылы егете Илдар Сафиуллин белән Күшәр авылы егете Зөлфәт Хәйруллин исән килеш туган җирләренә кайта алмадылар. Әтнәгә, кечкенә генә районга, ике табут кайтты. Бу сугышның фаҗигасен Әтнә халкы үз җилкәсендә татыды. 

Бүгенге көндә Әтнәнең Әфган ветераннары советында 39 йөри торган сугышчы булса, йөри алмаганнары -11. Сугыштан кайтып, шул яралардан терелә алмый мәңгелеккә китүчеләр - 9. Җир җимертеп эшләрлек 11 ир-егет бүген җир кочагында ята. Сугышчан бурычын үтәүчеләргә мәңгелек дан! 

Әфган – йөрәк ярасы. Менә шул хакта сөйләштеләр алар, очрашуга килгән әфган сугышы ветераннары хатирәләр яңарттылар. Ә алар, ул хатирәләр, һәрчак йөрәктә. Ел саен бу ветераннар сугышчан дусларының гаиләләрендә булып, әти-әниләре, туганнары белән очрашалар. Сугышчан дусларының каберләрен зиярәт кылалар. 

Егетләребез хөрмәтенә районда чаңгы ярышлары уздыралар, мәктәпләре алар исемен йөртә. 

"Проблемалары да җитәрлек, төрле бусагаларны таптап карыйм, ахыр чиктә үзебезнекеләр белән бергәләп, бер-беребезгә булышырга тырышабыз", - ди районыбызның Әфган сугышы ветераннар советы җитәкчесе Ленар Кәбиров.

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов та: "Әфганстан сугышы солдатлары каберләрен зиярәт кылдык, әти-әниләренең хәлен белдек.", - дип сөйләде.

Укучылар сөйләве, әфганчылар чыгышы, җыр-бию күңелләрен азрак ачса да, йөрәкләре сызланадыр. Мөлдерәп тулган күзләр, яшереп кенә йөзне сыпырып алулар - әнә шул хакта сөйли. Онытмасак иде!