Әлки районында бүреләр санын көйләү максатында җиде ерткычны аулаганнар

Ерткычлар берничә мәртәбә "Хузангай" җәмгыяте көтүендәге сыерларга һәм бозауларга һөҗүм иткән.

(Әлки, 16 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында бүреләр санын көйләү максатында җиде ерткычны аулаганнар. Бу хакта Биологик ресурслар буенча Татарстан дәүләт комитетының Әлки районы бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов хәбәр итте, дип яза җирле басма. 

Аның әйтүенчә, узган җәйдә бүреләр шактый зыян китерә башлаганнар. Ерткычлар берничә мәртәбә "Хузангай" җәмгыяте көтүендәге сыерларга һәм бозауларга һөҗүм иткән. Аларның кыргый җанварларны– кабаннарны, кыр кәҗәләрен ботарлау очраклары да ешайган. Күзәтүләр бүреләрнең бигрәк тә район аучылык һәм балыкчылык җәмгыяте биләмәләрендә күбәюен күрсәткән.

Бу ел башында биологик ресурслар буенча республика дәүләт комитеты һәм район аучылык һәм балыкчылык җәмгыяте берлектә бүреләр санын көйләү чаралары үткәргәннәр.