Казан һәм Махачкала арасында туры авиарейс булачак

Язын авиарейслар ачу турында сөйләшүләр бара.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бу язда Казан һәм Махачкала арасында туры авиарейс гамәлгә куелырга мөмкин. Хәзер шул хакта сөйләшүләр бара. Бу хакта ТАСС ка Махачкала аэропорты генераль директоры Арсен Пирмагомедов хәбәр итте.

Дагыстан Хөкүмәте башлыгы Артем Здунов Сочида Россия инвестицион форумында бу авиарейска ихтыяҗ булуын белдерде.

Махачкала аэропорты – Дагыстанда бердәнбер аэропорт. Узган ел Махачкала аэропортында рекордлы санда пассажирлар ташылган. Бу 1 млн 68 мең, 2016 ел күрсәткечләреннән 23 процентка күбрәк.

Быел аэропорт,  маршрут челтәре арту исәбенә, пассажирлар агымын 5 процентка кадәр арттырырга планлаштыра, диде Арсен Пирмагомедов.