“Бигеш” аэропортыннан Санкт-Петербургка туры рейс ачыла

Даими рейслар атнага 3 тапкыр гамәлгә куелачак.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 27 марттан “Бигеш” аэропортыннан Санкт-Петербургка туры рейс ачыла. Билетның минималь бәясе 499 сум, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.

Санкт-Петербургка даими рейслар 17 апрельгә кадәр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә Boeing 737-800 самолетында башкарылачак.

Билетлар сатыла башлады.