"ЮВТ Аэро" авиакомпаниесе 2017 елда 15 субсидияләнгән маршрут буйлап очачак

Ел башы белән чагыштырганда бу 3 маршрутка артыграк.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ").  "ЮВТ Аэро" авиакомпаниесе 2017 елда 15 субсидияләнгән маршрут буйлап очачак, дип хәбәр иткәннәр ТАСС агентлыгына авиакомпания матбугат үзәгендә.

Ел башы белән чагыштырганда бу 3 маршрутка артыграк. 15 февральдән Казан - Пермь - Казан, 1 марттан Казан - Түбән Новгород - Казан, Пермь - Самара

 - Пермь юнәлешләре буенча маршрутлар ачыла.

Әлеге маршрутларны ачу субсидияләү программасын үтәүнең беренче аенда бюджет средстволарын экономияләү хисабына мөмкин булган. Барлык рейслар да Татарстан Республикасының, Самара, Түбән Новгород hәм Пермь өлкәләренең җирле бюджетыннан өстәмә финанслана. 

"ЮВТ Аэро" авиакомпаниесе пассажирлар йөртүнең регуляр рейслары белән шөгылләнә. Ул Казан hәм Бөгемә шәhәрләреннән очышлар ясый. Авиакомпание паркында 50 урынлы 7 Bombardier CRJ-200 самолетлары бар. 2018 елда компания 100 урынга исәпләнгән яңа типтагы 3 Bombardier самолетларын сафка кертергә сертификат алырга планлаштыра.

Росавиация мәгълуматларына караганда авиакомпания 2016 елда 207, 97 кеше йөрткән. Бу сан 2015 ел белән чагыштырганда 4,9 тапкырга күбрәк.