Муниципаль хезмәттә эшләүчеләр стажына таләпләр үзгәртелә

Моңа кагылышлы закон проекты Татарстан парламентында каралды.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советының 25 нче утырышында “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 нче һәм 42 нче матдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты каралды. Аны депутатларга ТР юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин тәкъдим итте.

Хәзергә, кодекс нигезендә, муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы вазыйфасын биләү өчен бер елдан ким булмаган муниципаль стаж яки белгечлек, әзерлек юнәлешендә кимендә 2 еллык стаж кирәк. Урынбасар тәкъдим иткән закон проекты исә “бик яхшы” билгеләренә генә укыган белгеч яки магистр дипломы булучылар өчен әйдәп баручы вазыйфасына кагылышлы таләпләрне “йомшартып”, стаж күләмен киметүне күздә тота.

Әлеге затлар өчен диплом алган көннән өч ел дәвамында муниципаль хезмәт стажына булган квалификация таләпләрен бер елдан ярты елга, ә белгечлек буенча эш стажына булган таләпләрне ике елдан бер елга калдыру тәкъдим ителә.

Мәгълүм булганча, Татарстанда 956 муниципаль берәмлек исәпләнә, аларның 872 се — авыл җирлеге. Аларда яшәүчеләр саны 1 мең кешедән артмаган 584 авылда, тиешле эш стажы яки муниципаль хезмәт буенча стажы булган гражданнар бик аз күләмдә, диде Р.Заһидуллин.

Авыл җирлекләрен кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, 2018 елның 1 гыйнварына кадәрге чорда авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (секретаре) вазыйфасын биләү өчен белгечлек буенча хезмәт стажына квалификация таләпләрен 5 елдан 3 елга кадәр киметү тәкъдиме булды.

Закон проекты I- III укылышыта һәм тулаем кабул ителде.