16 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Париж мэрын Казанга футбол турнирына чакырды, Министр игенчеләргә киңәшләрен бирде, Татарстан мөфтиен сайлау көне билгеле булды.

Рөстәм Миңнеханов Париж мэры Анн Идальгоны Казанга футбол турнирына чакырды. Очрашуда Франция башкаласында милли бәйрәм Сабан туен үткәрү мәсьәләләре тикшерелгән. 

5 миллион тонна ашлык җыеп алу өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәк – Марат Әхмәтов. Министр игенчеләргә киңәшләрен бирде.

90 нчы еллар кире кайтмаячак — Артем Хохорин. Дөрес, җинаятьчелек өлкәсендә үзгәрешләр бар, ди Артем Хохорин.

Жириновский сүзләренең сәясәткә әллә ни тәэсире юк – Рафаил Хәкимов. Әңгәмәдәш ЛДПР лидерының провокатор булуын, халыкның реакциясен белергә теләп, һәрвакыт шулай коткы таратуын билгеләп узды.

«Ак Барс» Банкының директорлар советы башлыгы: Теманы иярләргә теләүчеләр hәрчак табыла. Валерий Сорокин Татарстанның баш банкы хакындагы ялган сүзләр һәм кертемчеләр югалткан процентлар турында сөйләде.

Татарстан мөфтиен сайлау көне билгеле булды. 17 апрельдә узачак Корылтайда мөфтине, беренче урынбасарын һәм казыйны сайлап куячаклар.