Узган ел Татарстанда 40ка якын мәгариф объекты төзелгән

Узган ел Татарстанда 40ка якын мәгариф объекты төзелгән

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Узган ел капитал салулар программасы нигезендә, 4110 укучы урынга 24 мәктәп сафка бастырылган. Моннан тыш, 376 урынга өч һөнәр училищесы бинасы, Түбән Камада балалар йортының хуҗалык корпусы, 99нчы һөнәр лицееның уку-производство остаханәләре, 579 урынга тугыз балалар бакчасы тапшырылган.

2004 елда республика һәм җирле бюжетлардан мәгариф учреждениеләре төзелешенә 670 миллион сум, ә федераль үзәктән 21,7 миллион сум, шул исәптән балалар йортларына 11,7 миллион сум бүлеп бирелгән.

ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов бәяләгәнчә, төзелеш аеруча Арча районында актив алып барылган. Саба районында мәктәп, һөнәр училищесы һәм балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. Баулы һәм Алабуга исәбендә икешәр мәгариф объекты. Әмма, төзелеш шактый күләмдә алып барылуга карамастан, 180 авыл мәктәбе (49 урта, 35 гомумбелем һәм 96 башлангыч) тузган биналарда урнашкан. Мәсәлән, Мамадыш районында - шундый 26 мәктәп, Арча һәм Әлкидә – 22, Апаста 13 мәктәп бар. Шуңа күрә бу проблеманы хәл итү агымдагы елда да актуаль булачак.