Татарстан тапшыруларын караучылар саны артачак

Татарстан тапшыруларын караучылар саны артачак

(Екатеринбург, 16 февраль, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Екатеринбург шәһәре читендә урнашкан Садовый бистәсе мәдәният йортында, бистәдә меңнән артык татар һәм башкорт халкы яшәвен искә алып, “Яңа гасыр” спутник телеканалы тапшыруларын карарга яраклаштырылган спутник антенна һәм телевизор комплекты куелды. Күптән түгел генә биредә “Яңа гасыр” телевидениесе тапшыруларын тәкъдир итү кичәсе дә оештырылды. Халык бу яңалыкны бик куанып каршы алды.

Хәзер инде Свердловски өлкәсендә татарлар күмәкләшеп карый ала торган 43 урында шундый комплектлар урнаштырылган. Моннан тыш, Югары Пышма, Березовский, Ревда, Краснотурьинск, Первоуральский, Екатеринбург кебек зур шәһәрләрдә ТНВ тапшыруларын кабель телевидениесе челтәре аркылы карау мөмкинлеге бар. Моңа кадәр Татарстан тапшыруларын караучылар өчен тапшырулар программасын алдан белеп тору мәсьәләсе чишелмәгән иде. Хәзер, ниһаять, бу проблема да хәл ителде. Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Равиль Бикбов “Яңа гасыр” телевидениесе һәм Свердловски өлкә газетасы җитәкчеләре белән даими рәвештә алып барган сөйләшүләре нәтиҗәсендә, бу көннәрдә тапшырулар программасын өлкә газетасы битләрендә бастыру мөмкин булды.

Телевизор караучы татар тамашачылары өчен бу бик куанычлы вакыйга. Татарстан тапшыруларын күмәкләшеп карый торган урыннарда күптән көтәләр иде моны. Икенче яктан, Свердловски өлкәсе күләмендәге иң абруйлы, зур өлкә газетасы битләрендә ТНВ каналы тапшырулары программасы басыла башлау, бу каналга карата башкаларның да игътибарын көчәйтте, кызыксынучанлыгын арттырды. Бу Татарстан тапшыруларын караучылар саны артыр дигән фикер тудыра.