«Таң йолдызы» аерым басмага әйләнде

«Таң йолдызы» аерым басмага әйләнде

(Уфа, 16 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Салават шәһәрендә чыга торган «Таң йолдызы» исемле татар газетасы аерым басмага әйләнде һәм үзенең редакция коллективын булдырды.

«Таң йолдызы» газетасын Салават шәһәре Татар иҗтимагый үзәге рәисе, Башкортстан татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, шәһәрдәге билгеле эшкуар Әсгать Рәфкать улы Корманаев оештырган иде. Узган елда, сынау сыйфатында, яңа татар газетасын шәһәрдәге «Салауат» исемле башкортча газетаның кушымтасы рәвешендә нәшер иттеләр. Яңа басманы Салаваттагы татарлар гына түгел, ә башкортлар да яратып укыды. Төрле темаларга язылган мәкаләләр, файдалы киңәшләр халык арасында хөрмәт казанды.

Хәзер аерым чыга башлагач, ул ялтыравыклы, офсет кәгазьдә төсле итеп бастырыла. Укучылар соравы буенча, яңа басма рус телендә дә нәшер ителәчәк. Салават шәһәре тарихында татар телендә нәшер ителүче беренче газетаны милләттәшләребез зур куаныч белән кабул итте.

Газетаның яңа сыйфатта чыга башлаган тәүге санында Салават шәһәрендәге танылган кешеләрнең шушы истәлекле вакыйга уңаеннан ихлас котлаулары урын алган. Шәһәр хакимияте башлыгы Юрий Алимов укучыларга үзенең җылы тәбрикләү сүзләрен җиткереп, болай ди: «Бер ел башкорт телендә нәшер ителүче «Салауат» газетасының кушымтасы булып чыкканнан соң, «Таң йолдызы» быел аерым редакциягә әверелде һәм мөстәкыйль рәвештә чыга башлады. Минемчә, бу – шәһәрнең татар халкы өчен бик матур бүләк. «Таң йолдызы» битләрендә шәһәрнең эшсөяр уллары һәм кызлары хакында материаллар еш басылыр, милләтара дуслык, халык йолалары, шулай ук тәрбияви темалар даими яктыртылыр, дигән өметтә калам».

Шәһәрдәге иң куәтле «Нефтеоргсинтез» ширкәте генераль директоры Марат Ишмияров та үзенең котлауларын һәм теләкләрен ирештергән. «Таң йолдызы» газетасында тәрбияви һәм дини темалар, милли байлыгыбыз, рухи мирасыбыз саналган татар йолалары һәм ата-бабаларның гореф-гадәтләре дә киң яктыртылыр, дип уйлыйм», - дип яза ул үз котлавында.

Ә газетаны оештыручы игелекле милләттәшебез Әсгатъ Корманаев: «Иманым камил, «Таң йолдызы» һәрберебезнең күңеленә шифа бирүче, якты нур бөркүче җисем булып балкыячак. Шәһәрдәге иң матур һәм иң укымлы басма булачак ул», – дип белдерә.