Нефтьчеләр өчен яңа сүзлек

Нефтьчеләр өчен яңа сүзлек

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә «Мәгариф» китап нәшриятында «Русча-татарча нефть сәнәгате сүзлеге» дөнья күрде. Ул нефтьчеләргә дә, газчыларга да, терминология белән кызыксынучыларга да, шулай ук татар энциклопедиясен төзүчеләргә дә файдалы әсбаб булачак.

Сүзлек «Татнефть» акционерлар җәмгыяте, «Әльмәтнефть» идарәсе һәм «Әлмәт энциклопедиясе» фонды тарафыннан Әлмәт энциклопедиясе программасының төп өлеше буларак төзелгән. Бүгенге көнгә кадәр М.Гаязов һәм Р.Фәхретдинов 1996 елда төзеп чыгарган «Русско-татарский словарь-минимум для работников нефтяной промышленности» сүзлегеннән башка нефть һәм газ ятмаларын табу геологиясе, аларны эшкәртү химиясе һәм технологиясе өлкәләрендә кулланылган терминнар белән таныштыручы махсус хезмәт язылганы булмаган. Шунлыктан әлеге сүзлектә геологиядә, нефть һәм газ чыганакларын эшкәртүдә, нефть химиясе сәнәгатендә скважиналарны бораулау һәм файдалануда, нефть һәм газ җыюда, әзерләүдә, саклауда һәм транспортында кулланыла торган кораллар, җиһазлар, матдәләр һәм материаллар белән бәйле атамалар урын алган.