Мәскәү татарлары Муса Җәлил скульптурасына бәйге игълан итте

Мәскәү татарлары Муса Җәлил скульптурасына бәйге игълан итте

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Динә Галәветдинова). Кичә Мәскәүнең татар мәдәни-агарту үзәгендә (Асадуллаевлар йорты) герой-шагыйрь Муса Җәлилнең киләсе елның февралендә узачак 100 еллык юбилеена әзерләнүгә багышланган «түгәрәк өстәл» узды.

Очрашуда Мәскәү татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәсим Акчуриннан, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Абдулхан Әхтәмҗан, «Инсан» нәшрияты директоры Яхъя Гыйбадуллин, әдәбият белгече Вил Ганиевтан тыш, шагыйрьнең кызы Чулпан Җәләлова һәм Ассадуллаевлар йортында Җәлил җитәкчелегендәге әдәби түгрәккә йөргән Р.Кострова катнашты.

Татар шагыйре юбилеена багышланган чаралар исәбендә Муса Җәлилгә иң яхшы һәйкәлгә скульпторлар бәйгесе үткәрү планлаштырылган. Җиңүченең эше Мәскәүнең Җәлил урамында урнашачак. Шәһәр Думасы һәйкәлне кую шәһәр бюджеты хисабына (5 миллион сум) башкарылачак дип билгеләде. Татар җәмәгатьчелеге мәдәни-агарту үзәгенә герой-шагыйрьнең исемен бирергә һәм Җәлил шигырьләренә язылган җырларны башкаручылар бәйгесе игълан итәргә ниятли.

«Түгәрәк өстәл» катнашучылары фикеренчә, Мәскәү татар җәмәгатьчелегенең мөһим бурычларыннан берсе - «Муса Җәлил Мәскәүдә» исемле китап бастыру. Аңа шагыйрьнең журналист эшчәнлеге, әсирлек газаплары, тормыш иптәше һәм кызы хәтирәләре, иҗатын анализлау керәчәк. Китапны «Инсан» нәшриятында агымдагы елның көзендә чыгырырга ниятлиләр.