news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы башлыгы күп балалы ананы бишенче баласы туу белән котлады

Чара «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында узды.

Чүпрәле районы башлыгы күп балалы ананы бишенче баласы туу белән котлады
http://chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Туган як»). 2022 елда беренче баланы тантаналы рәвештә бала тудыру йортыннан чыгару кысаларында, район башлыгы Марат Гафаров күп балалы Гөлия Миначеваны бишенче баласы туу белән котлады.

Түбән Каракитә авылыннан Гөлия һәм Рамил Минаевлар гаиләсендә Иске Яңа елда бишенче бала-кыз дөньяга килде. 

«Бу бер атна эчендә районга икенче зур бүләк, һәм мин Чүпрәле районында күп балалы гаиләләр традициясе дәвам итүенә шатмын. Барысы да әйбәт, ә иң мөһиме барысы да исән-сау булсын. Үз чиратында муниципалитет безнең күп балалы гаиләләр өчен уңайлылык, иминлек атмосферасы булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк», -диде Марат Гафаров.

Район башлыгы Марат Гафаров һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова күп балалы әнигә бүләкләр тапшырды. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100