news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт корылтае Башкорт теле елы концепциясен эшләгән

Ел программасы Башкортстан Республикасында һәм Россия субъектларында башкортларның компактлы яшәү урыннарында гамәлгә ашырылачак.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты Башкорт теле елы концепциясен эшләгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Башкорт корылтае 2020 елны Башкорт теле елы дип игълан итү инициативасы белән чыкты. Инициативаны республика башлыгы Радий Хәбиров хуплады.

Ел программасы Башкортстан Республикасында һәм Россия субъектларында башкортларның компактлы яшәү урыннарында гамәлгә ашырылачак.

Башкорт теле елында һәр ай аерым юнәлешкә багышланачак. Аның кысаларында тематик дәресләр, мастер-класслар һәм конкурслар узачак.

Елның һәр аена исем һәм хэштег уйланган. Мәсәлән, гыйнвар «Башкорт теле — дәүләт теле» дип атала, «#дәүләт» хэштегы куелган. Бу айда оештыру мәсьәләләре хәл ителә, социаль челтәрләрдә территориаль корылтайларның аккаунтлары төзелә, элмә такталарда хаталарны ачыклау һәм төзәтү, баннерлар ясау, башкорт телендә социаль реклама ясау эше башлана.

Июнь халык иҗаты билгесе астында уза һәм «Башкорт теле — халык теле» темасына багышлана, хэштег — «#фольклор». Бу айда фольклорга зур игътибар бирү күздә тотыла. Территориаль корылтайларга халыкта башкорт милли мәдәниятенә, башкорт халык иҗатына карата кызыксыну һәм ихтирам уятырга тиешле чаралар оештырырга тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100