Әсгать Сәфәров: “Сүз кеше аңына тәэсир итүче зур көчкә ия”

ТР Эчке эшләр министрлыгында “Калкан һәм каләм-2007” республика еллык журналист эшләре конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының яңа административ бинасында “Калкан һәм каләм-2007” республика еллык журналист эшләре конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Бүләкләү тантанасында ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – Татарстан журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова, “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов һәм башкалар катнашты. Төрле номинацияләр буенча дипломнар, премияләр белән сөендерүдә республика эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов, министр урынбасарлары – Рафил Ногманов, Фоат Зиннуров, Рафаил Гыйльманов, республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре – “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский һәм башкалар да үзләреннән өлеш кертте.
Эчке эшләр министрлыгы гаммәви мәгълүмат чаралары арасында “Калкан һәм каләм” конкурсын унынчы ел рәттән үткәрә. Быел жюри хөкеменә бөтен республикадан рус һәм татар телләрендә 500 гә якын эш тәкъдим ителгән.
Тантана сценарие журналистларны тертрәндергеч мәгълүмат эзләүдә пиратларга тиңләү рәвешендә төзелгән. “Сезне биредә сәламләвемә бик шатмын. Былтыр вәгъдә иткәнчә, бүләкләү тантанасын яңа бинада оештырдык”, - дип мөрәҗәгать итте ТР ЭЭМ министры Әсгать Сәфәров каләм әһелләренә. Министр тәбрикләү сүзләре белән беррәттән, журналистларның колагына берникадәр тәнкыйть сүзләрен дә җиткерде. “Гадәттә газеталарның беренче полосаларында ук үтерү, һәлакәт тасвирланган язмалар күзгә чагыла. Зәңгәр экраннарда кан кою, вәхшилек артык күпертеп күрсәтелә. Чынбарлыкта исә криминал ММЧ да яктыртылганча ук бөтен барлыгыбызны биләп алмаган. Үтерү очраклары өлеше гомуми теркәлгән җинаятьләрнең 0,5 процентын гына тәшкил итә. Сүз кеше аңына тәэсир итүче зур көчкә ия. Шуңа көрә аның белән сак эш итәргә кирәк”, - дип, Әсгать Сәфәров каләм ияләренә сүз кебек коралны дөрес итеп эшкә җигә белергә киңәш итте. “Мин ышанам, бүгенге чарада Татарстан журналистикасының алтын каләмнәренә ия журналистлар җыелгандыр”, - дип тәмамлады ул чыгышын.
Римма Ратникова тантанада катнашучы барлык журналистларны узган Россия матбугаты көне белән котлап, аларга бәйгедә җиңүләре уңаеннан ихлас теләкләрен ирештерде.
“Шундый эш” номинациясендә беренче урынны “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенең бүлек мөхәррире Илнар Хөснуллин һәм “Казан” телерадиокомпаниясе корреспонденты Ольга Бороднева алды. “Ачыкларга һәм исбатларга” номинациясендә җиңү бәхетенә “Казан” телерадикомпаниясенең “Наша столица” тапшыруы продюсеры Станислав Яковлев һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Илшат Әминов белән җиде көн” программасы корреспонденты Рәмис Латыйпов иреште. “Көн герое” номинациясендә беренче урынны ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге һәм “Татарстан” дәүләт радиокомпаниясенең “Пар канатлар” программасының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин яулады. “Социаль реклама” номинациясендә призлы урын “Күчтәнәч” балалар программасы редакторы Резедә Хәсәновага тәтеде. “Авторадио – Казан”, “Эфир” телекомпаниясенең “Перехват” тапшыруы “Иң яхшы мәгълүмат-хокук программасы, басмасы, рубрикасы” номинациясендә җиңүче дип табылган. “Перехват” тапшыруы редакторы Ольга Лаврова “Иң яхшы криминаль репортер” номинациясендә лауреат исемнә лаек булды. Әлеге номинациядә лауреатлар исемен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентлары Наталья Рыбакова (рус редакциясе) һәм Гөлнар Гаттарова (татар редакциясе) яулады.
“Ел проекты” номинациясендә “Калкан” программасының иҗат коллективы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Право на жизнь” программасына тиңнәр табылмаган. “Кадрда – милиция кадрлары” номинациясендә җиңүче сыйфатында “Российския газета” редакциясенең фотохәбәрчесе Олег Косов тәбрикләнде. “Заманча Анискиннар” номинациясендә беренче урын “Известия” газетасының үзхәбәрчесе Юрий Николаевка бирелде.
“Коррупциягә каршы көрәш” номинациясендә жюри әгъзалары беренче урын иясен билгеләмәгән, икенче урынны алу бәхете “Комсомольская правда” газетасы хәбәрчесе Вера Басилаяга елмайды.
“Казан” телерадиокомпаниясе генераль директоры Мәдинә Тимерҗановага ТР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Агымдагы елда ММЧ белән аеруча тыгыз хезмәттәшлектә торган республика ЭЭМ хезмәткәрләре дипломнар белән бүләкләнде.