Марат Галиев: “Казан инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген югалта бара”

Федераль законнар буенча, сатып алынган җирдә 3 ел төзелеш алып барылмаса – ул тартып алынырга тиеш
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итүче махсус комиссия үзенең чираттагы утырышын ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгының “Татинвестгражданпроект” Баш территориаль проект– тикшеренү, фәнни–җитештерү фирмасында уздырды. Татарстан парламенты депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галиев җитәкчелегендәге комиссия шәһәр төзелешен планлаштыруның торышы һәм җирдән файдалану, төзелеш алып бару кагыйдәләрен эшләү, 2007 елда поселениеләрнең генераль планнарын эшләү өчен республика бюджетыннан бүленгән акчаларны үзләштерү турындагы мәсьәләне карады. Шулай көн тәртибенә Татарстан Республикасында 2008 елда төзелеш алып бару өчен җир участокларын әзерләү хакындагы сорау да чыгарылды.
Марат Галиев киңәшмә вакытында Казан шәһәренең инвестицияләр җәлеп итү проблемасын күтәреп, аның бүгенге көндә бу сыйфатын югалта баруын билгеләп үтте. Ул бигрәк тә Казанның тарихи үзәгендәге җимерек йортлар булган җирләрнең башкаланың йөзен бозып торуын белдерде. Марат Галиев каладагы мондый урыннарны “ялтыр башлы” урыннар дип билгеләде. Билгеле булганча, Казан үзәгендәге җирләрдә уннарча ел дәвамында төзелеш алып барылмый, җимерек йортлар сүтелми.
“Казанның тарихи үзәгендәге җирләрнең хуҗалары гел алмашынып тора. Ул җирләрнең төгәл кем милкендә булуын да әйтергә авыр. Ә бит башкаланы туристик үзәк итеп үстерү турында сүз алып барыла. Эшләр болай торса, Казанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге бөтенләй югалачак”, – диде Марат Галиев.
Марат Галиев сүзләренә караганда, Мәскәү мэры Юрий Лужков башкалада мондый урыннарны бетерергә алынган. Федераль законнар буенча, җирне сатып алган затлар анда 3 ел дәвамында төзелеш алып бармаса, җирләре тартып алына. Әмма бу җирләрнең хуҗалары бу законнарны әйләнеп үтү юлларын тапкан. Алар үз милекләрен әледән–әле башка кешеләр исеменә теркәтә тора.
Бүгенге киңәшмәдә әлеге сорауга җавап табылмады. Марат Галиев бу нибәсттән ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләреннән, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе вәкилләреннән эшлекле тәкъдимнәр көтеп калуын әйтте.