Казанда берәмләп сату базарлары тагын сигезгә артачак

Төрле ведомство вәкилләреннән төзелгән эш төркеме зур булмаган базарлар белән таныша
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Тиздән Казанда берәмләп сату базарлары тагын сигезгә артачак. Алар инде булган базарларга кушылачак. Әле гамәл шәһәр халкына тагын да җайлырак сәүдә хезмәте күрсәтү максатларында эшләнгән, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан башкарма комитетының кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү комитеты рәисе Җәмил Сөләйманов.
Казанның берәмләп сату базарларына “Стел» ҖЧҖ, «Янтарь» ҖЧҖ, «Витаком+» ҖЧҖ, «Удача» ҖЧҖ, «Сафар» ҖЧҖ, «Кантри ЛТД» ҖЧҖ, «Анчар» ҖЧҖ һәм «Галс» ЯАҖ кушыла. Әлеге сәүдә предприятиеләре Казанның төрле районнарында урнашкан. Дөрес, әлеге сәүдә нокталары “шәһәр берәмләп сату базарлары” статусын алганчы, традицион стандартларга кадәр җиткерелергә тиеш.