Карелия мөселманнарының тагын ике сайты эшли башлады

Карелия мөселманнары Диния нәзарәте бер ел эчендә интернетта өч сайт ачып җибәрүгә иреште
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел керү белән Карелия мөселманнарының рус телендәге яңа сайты эшли башлады. Аның адресы – www.islamrk.ru., дип хәбәр итә республиканың «Ислам мәгарифе» (Исламское просвещение») иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте.
Үткән ел башларында ачылган www.islam.karelia.ru. дан аермалы буларак, яңа сайт даими төстә яңа материаллар белән яңартылып торачак. Анда диндәшләребез Карелия мөселманнары яңалыклары, кызыклы китаплар, Карелиянең төрле шәһәрләрендә агымдагы ел буена намазлар расписаниесен белеп, Карелия мөфтиенә сораулар биреп, аларга җаваплар ала алачак. Сайт төсле фоторәсемнәр белән бизәлгән.
Әле Яңа ел адыннан гына Карелия мөселманнарының гарәп телендәге www.islam-karelia.org сайты ачылган иде инде.