«Ислам мөнбәре» газетасының баш мөхәррире Талиб Сәетбаев вафат булды

Талиб Сарымсак улы Сәетбаев Россиянең беренче ислам газетасын 1994 елдан башлап җитәкләде
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итүенчә, Талиб Сәетбаев кичә 71 нче яшендә озакка сузылган авырудан соң вафат булды.
Профессор Т.Сәетбаев тырышлыгы белән дөнья күргән «Ислам мөнбәре» («Трибуна ислама») газетасы Россия өммәсе өчен абруйлы басма булды, аның битләрендә басылган мәкаләләр мөселман дини белемен, дини мәгарифне, мөселман оешмалары эшчәнлеген үстерүдә билгеле бер йогынты ясады.
1991 елда Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтен төзүнең башында торган Т.Сәетбаев ислам мәгарифен үстерү эшенә аеруча зур өлеш кертте. Аның мәкаләләре һәм язмалары, лекцияләре һәм чыгышлары диндәшләребез арасында киң танылу тапты.
Россия Мөфтиләр шурасы сайтында басылган некрологта: «Без Талиб Сарымсак улын югары тәрбияле кеше һәм мөселман өммәте буларак ул күпләргә үрнәк булырлык итеп белә идек. Без Аллаһы тәгаләгә аның рухы шат булуын һәм аңа ахирәттә җиде җәннәт ишекләрен ачуын үтенеп дога кылабыз», - диелә.