Гаилә елы – 2008нең рәсми сайты ачылды

Россиядә Гаилә елы сайты Интернет кулланучыларга акция чаралары, дәүләт гаилә сәясәте турында тулы мәгълүмат бирә
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиядә Гаилә елының рәсми сайты эшли башлады. Ресурс Интернеттан файдаланучыларга акция чаралары, дәүләт гаилә сәясәте, гаиләгә дәүләт ярдәме чаралары, аналар һәм балалар турында тулы мәгълүмат бирә.
Сайтның төп максатчан аудиториясе социаль тематикага язучы журналистлар, гаилә, балалар проблемаларын өйрәнүче экспертлар, фәнни хезмәткәрләр, шулай ук демографлар, социологлар, психологлар, юристлар, табиблар, укытучылар һәм күп кенә башка белгечләр булачак, дип саный сайтны төзүчеләр.
Ресурсның төп эчтәлеге дәүләт хакимияте органнары вәкилләре шәрехләреннән, программа чаралары турындагы яңалыклардан, төп закон актларыннан, юристлар, экспертлар аңлатмаларыннан гыйбарәт булачак.
Искәртеп үтәбез, 24 декабрь көнне Россиядә рәсми төстә Гаилә елы старт алды.
“Гаилә елы”н уздыру РФ Президенты башлангычы санала һәм Россиядә гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән киң колачлы дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Өлкәннәр тәрбиясеннән мәхрүм калган балалардан тыш, өлкән яшьтәге ата-аналарга, авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләләргә аерым игътибар бирү ниятләнә, гаиләдә көчләүләргә каршы көрәшкә дә өстенлек биреләчәк. Агымдагы ел Россиянең һәр гаиләсе тормышында мөһим вакыйгаларга бай булырга тиеш, дип белдерде элегрәк беренче вице-премьер Дмитрий Медведев, дип хәбәр итә “Новости” РМА.
Аның сүзләренә караганда, Россиядә зур гаилә культын яңарту зарур, чөнки “барлык туганнарны бәйләр торган гаилә генә имин санала һәм нәкъ менә ул үсеш өчен көч бирә”.