2007 елда татарстанлыларга 123 миллионнан артык тоткарланган хезмәт хакын кайтардылар

Ел башыннан Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәткә түләү турында законнарның үтәлеше буенча 1546 тикшерү үткәргән, бер елга 3325 закон бозу ачыкланган
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Елена Чембаева). 2007 ел башыннан тикшерү нәтиҗәләре буенча, Татарстан оешмалары һәм предприятиеләренең 22782 хезмәткәре 123,76 миллион сумлык тоткарланган хезмәт хакын алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат секретаре Галина Логинова хәбәр итте.
Ел башыннан Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәткә түләү законнары үтәлеше буенча 1546 тикшерү уздырган, бер елда 3325 закон бозу ачыкланган. Хезмәт хакын тоткарлау очраклары 395 хуҗалык итүче субъектта 23569 хезмәткәргә карата ачыкланган. Закон бозуларны бетерү турында 1150 күрсәтмә бирелгән. Хезмәт хакы турындагы законнарны бозган өчен салынган штрафларның гомуми күләме 2212,2 мең сум тәшкил иткән.
Ел башыннан тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура органнарына эш бирүчеләрне һәм вазифаи затларны җинаять җаваплылыкка тарту өчен 6 материал җибәрелгән. Административ җаваплылыкка тарту өчен 26 беркетмә юлланган. Беркетмәләр нигезендә, хезмәт хакы түләү өлкәсендә булган хокук бозуларда гаепле затларга административ җәза бирү турында 12 карар кабул ителгән.
Хезмәт хакы буенча бурычлар булган хезмәткәрләрнең саны хәзер 643 кеше тәшкил итә. Бурыч – 7,98 миллион сум.