2007 елда Татарстан предприятиеләрендә 138 кешенең гомере өзелгән

2007 елда Татарстан предприятиеләрендә 45 - төркемле бәхетсезлек очрагы, 249 - авыр һәм 109 ахыры үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 2007 елда Татарстан предприятиеләрендә 45 - төркемле бәхетсезлек очрагы, 249 - авыр һәм 109 ахыры үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат сәркатибе Галина Логинова.
2007 елда производствода барлыгы 138 кеше (2006 елда – 146) үлгән. Узган ел белән чагыштырганда, авыр очракларның саны кимүгә таба бара (узган елда – 303 һәм агымдагы елда – 249). Ахыры үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары (узган елда – 118 һәм агымдагы елда – 109) һәм төркемле бәхетсезлек очракларының саны да (узган елда – 49 һәм агымдагы елда – 45) кимегән.
2006 ел белән чагыштырганда, нефть чыгару, төзелеш, транспорт һәм элемтә тармакларында ахыры үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары арткан.