126нчы мәктәптә Жалуйтесь.ру сайтына укытучыларның шикаяте буенча тикшерү үткәрелгән

Декабрь азагында www.jaluites.ru сайтында Казанның Совет районы 126нчы мәктәбе укытучыларыннан үз директорлары Люция Яндаевага карата шикаять килгән
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Топал). 2007 елның декабрь азагында Казанның Совет районы 126нчы мәктәбе укытучыларыннан үз директорлары Люция Яндаевага карата шикаять килгән. Бүген “Татар-информ” агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова хәбәр иткәнчә, министрлыкта шикаятьтә күрсәтелгән фактларны тикшерү буенча махсус комиссия төзелгән.
Искәртеп үтәбез, хатта мәктәпкә яңа директор Люция Яндаева килү белән психологик атмосфераның һәм кайбер укытучыларның хәл-әхвәле начараю турында әйтелгән. Мәктәп директорын тупаслыкта һәм кайбер хезмәткәрләргә карата тиешле булмаган мөнәсәбәттә гаепләгәннәр. Эш хәтта ашыгыч ярдәм бригадасын чакыруга барып җиткән. Идән юучыларның ставкаларында экономияләп, Л.Яндаева укытучыларны мәктәптән тартмалар һәм пакетларда чүп чыгарырга мәҗбүр итә икән. Бу хакта төгәлрәк мәгълүматны www.jaluites.ru сайтында белергә була.
“Хәзерге вакытта мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруны җентекләбрәк өйрәнү зарурлыгына бәйле рәвештә шикаятьне карау процедурасы дәвам итә. Комиссия эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан Мәгариф идарәсе белгечләре катнаша”, - дип белдерде Т.Федорова. Аның сүзләренә караганда, тикшерү барышында комиссия хатта язылган бер генә фактны да расламаган әле.