Архангельски өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтәриятендә хисап-сайлау конференциясе үтте

Архангельски өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтәриятендә хисап-сайлау конференциясе үтте

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Архангельскиның «Двина» кунакханәсе конференц-залында Өлкә төбәк татар милли-мәдәни мохтәриятенең хисап-сайлау конференциясе үтте. Көн тәртибендә мохтәрият рәисенең хисап доклады, Мохтәрият рәисен, Шура әгъзаларын һәм контроль-ревизия комиссиясен сайлау мәсьәләләре каралды.

Конференция рәисе, Мохтәрият рәисе урынбасары Рим Кәлимуллин Татарстан президенты М.Шәймиевнең, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.Закировның, Россиянең федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Р.Вәлиевнең Яңа ел уңаеннан, Россия мөселманнарының Ауропа өлеше Дини идарәсе рәисе, мөфти Р.Гайнетдиннең Корбан бәйрәме уңаеннан җибәрелгән котлау телеграммаларын укыды.

Аннары Р.Кәлимуллин беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясап, мохтәриятнең 2003-2005 елларда башкарган эшләре турында хисап тотты. Шушы дәвер эчендә ел саен Сабан туйлары, концертлар һәм Татарстан көннәренә багышлап төрле-төрле чаралар, мөселман бәйрәмнәреннән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелеп килгән, иҗат белән шөгыльләнүче яшьләргә матди ярдәм күрсәтелгән, Казанның 1000 еллыгы билгеләп үтелгән һәм мөселманнарның «Нур Ислам» җирле дини оешмасы оештырылган.

Конференция Мохтәрият эшен канәгатьләнерлек дип тапты һәм Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе итеп Рим Мокамил улы Кәлимуллинны сайлады. Шулай ук Рим Кәлимуллин, Наил Зәйнуллин, Рафаэль Гарифуллин кергән мохтәриятнең яңа составы һәм Мансур Шиһабиев, Әнәс Мостафин һәм Әльфред Гарифуллиннар составында контроль-ревизия комиссиясе сайланды.

Конференциядә катнашучылар яңа сайланган Мохтәрият әгъзаларына һәм өлкә мөселманнарының «Нур Ислам» оешмасына шәһәрнең башка иҗтимагый оешмалары белән бергәләп, Архангельскиның тарихи мәчетен мөселманнарга кайтарып бирү эшен тагын да активлаштыруны йөкләтте һәм шулай ук яңа сайланган Мохтәрият шурасына алда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Архангельски өлкәсе хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлеккә кереп, өлкә татарларының Россия Федерациясе Конституциясе, законнары һәм башка хокукый актлары нигезендә гражданлык, икътисади һәм мәдәни хокукларын активрак тормышка ашыруда ярдәм итәргә чакырды.