news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор чәй сайлау буенча киңәшләр бирде

Күгәрек һәм дымлы ис чәйнең начар сыйфаты турында сөйли.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ"). Халыкара чәй көне уңаеннан Роспотребнадзор аны сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген тәкъдим итте. Киңәшләр ведомство сайтында урнаштырылган.

Чәй кабы зарарланмаган булырга тиеш, ә маркировкада продуктның атамасы, составы, исеме һәм адресы, төрү датасы, яраклылык вакыты, саклау шартлары һәм әзерләү ысулы кебек мәгълүматлар булырга тиеш.

“Сыйфатлы продуктта чәй яфраклары коры, зурлыгы, тыгызлыгы һәм ныклыгы бер үк төрле булырга тиеш. Вакланган яфраклар, сабаклар, чит кушылмалар булырга тиеш түгел”, – диделәр ведомствода.

Сыйфатлы чималдан ясалган чәй үтә күренмәле, бер үк төсле, хуш исле булуы һәм тәме белән аерылып тора. Чәйнең начар сыйфатлы булуын әчелеге, күгәрек һәм дым исе күрсәтә. Тәм сыйфатларын озак саклап калу өчен чәйне караңгы, коры һәм салкынча урында сакларга кирәк.

Чәйнең файдалы үзлекләре биологик актив матдәләр булу белән бәйле, алар арасында катехиннар, кофеин, L-теанин, танин һәм теафлавиннар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100