Кукмараның Күкшел авылында «Ике йөрәк» танышу клубына парын эзләүчеләр җыелды

Очрашуда авылларны яшәртү, демографик хәлне яхшырту турында җанлы аралашу булды.
(Кукмара, 15 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмараның Күкшел авылында «Ике йөрәк» танышу клубының очрашуы үтте. Анда 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге үз насыйп ярын эзләүче ир-егетләр һәм гүзәл затлар җыелган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Очрашуда авылларны яшәртү, демографик хәлне яхшырту турында җанлы аралашу булды. Соңыннан чара җыр-бию, халык уеннары белән дәвам итте, чәй табыны артында төгәлләнде, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты, «Ике йөрәк» клубы җитәкчесе Фәрзия Сәлламова.