news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта барлык шартларын туры китереп Каз өмәсе үткәрделәр

Рушания белән Фирнат Лотфуллиннар 30 каз үстергән.

Кайбычта барлык шартларын туры китереп Каз өмәсе үткәрделәр
kaibicy.ru

(Кайбыч, 15 декабрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары»).Шушы көннәрдә Кайбыч районының мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре «Ак калфак» оешмасына йөрүче уңган ханымнар белән берлектә, барлык шартларын туры китереп «Каз өмәсе» уздырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Каз өмәләре онытылып бара, безнең теләк — авылларыбызга элекке күңеллелекне кайтару, яшьләргә үзебезнең гореф-гадәтләрне күрсәтү иде. Каз чалуга багышланган, борынгыдан халык йоласына әверелгән бәйрәмне авылның хезмәт сөючән, ихтирамга лаек гаиләләренең берсе — Фирнат һәм Рушания Лотфуллиннарда узды.

Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды. Кызлар үзләренең тормышында булган кызыклы хәлләрне бәян итте, өлкән апалар, яшь чакларын искә төшереп, кызык такмаклар әйтте. Хуҗабикә гармунын да сыздырып җибәргәч, «Каз өмәсе» бәйрәм төсен алды.

Рушания белән Фирнат Лотфуллиннар 30 каз үстергән. Бергә эшләгәндә күңеллерәк тә, тизрәк тә эшкәртелә, дип, каз йолкуны өмә ясап үткәрделәр. Кызлар, казларны эләктереп ала да, тәпиләрен бәйләп сугымчыга тапшыра. Шул арада сугымчыны да гел сөйләштереп торалар.

«Ә иң күңеллесе, казларны инештә чайкап кайткач, зур өстәл артына җыелышып чәй эчү булды. Юылган казларны элеп керүгә, безне өйдә телеңне йотарлык ит бәлеше көтә иде."Ак калфак» оешмасы әгъзалары авылларда киләсе елга да каз өмәләрен дәвам итәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерде», — диде Җәмилә Сәгыева, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе.

Каз өмәсе күңелле булды, үстергән маллары хуҗаларга бәрәкәт китерсен. Эшне әнә шулай күмәкләп, җырлап, дәртләнеп башкарсаң, әлбәттә, ул тиз дә, җиңел дә үтеп китә, озак вакытлар сагынып сөйләрлек була. Икенче елларга да шулай исән-имин генә каз өмәләрендә очрашырга язсын. Өмәчеләр шундый өметләр белән таралды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100