news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр бәйлелек барлыкка китерә торган азык-төлек исемлеген төзегән

Шоколад, туңдырма, печенье, пицца, фри-бәрәңге, чипсы, попкорн һәм чизбургерлар бәйлелек тудыра.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Мичиган университеты белгечләре организм тиз ияләшүчән азык-төлек исемлеген төзегән. Бу хакта Daily Mail басмасына сылтама белән «Известия» яза.

Белгечләр ирекле ярдәмчеләр катнашында тикшеренүләр үткәргән. Алар тәм буенча нәрсәгә өстенлек бирүләре турында сөйли һәм анкеталарда җәлеп итүчәнлек буенча продуктлар исемлеген урнаштырган.

Аеруча пирожный, шоколад, туңдырма, печенье, пицца, фри-бәрәңге, чипсы, попкорн һәм чизбургерлар бәйлелек барлыкка китерә.

Галимнәр бу продуктларның уртак үзенчәлеген тапкан — углеводларның һәм майларның күкрәк сөтенә охшаш чагыштырмасы бар, дип аңлаткан. Шул ук вакытта сабыйларның баш мие эмоцияләргә бик сизгер һәм ул ашаудан соң барлыкка килгән күңелле хисләрне истә калдыра.

«Безгә барыннан да бигрәк ошый торган продуктларның нәкъ менә беренче кулланган ризык тәмен хәтерләтүе гаҗәп тә түгел», — дип аңлата тикшеренүчеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100