Кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 54 процентка ким

Кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 54 процентка ким

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). 2007 елның 7-13 декабрь көннәрендә республикада 211 кискен эчәк инфекциясе очрагы теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда кискен эчәк инфекцияләре белән авыручылар саны 10 процентка кимегән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.

Республика шәһәрләре буенча бер атна эчендә кискен тын юллары вирус инфекциясенең 9543 очрагы теркәлгән. Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 54,8 процентка кимрәк.