КДУ ның нефть һәм газ геологиясе кафедрасы студентлары эре нефть сәнәгате оешмалары вәкилләре белән очрашты

КДУ ның нефть һәм газ геологиясе кафедрасы студентлары эре нефть сәнәгате оешмалары вәкилләре белән очрашты

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Казан дәүләт университеты геология факультетының нефть һәм газ геологиясе кафедрасында студентларны белгечлекләр буенча билгеләү узды. Бишенче курста белем алучылар белән Россиянең нефть һәм газ табучы иң эре предприятие вәкилләре очрашты, дип хәбәр итә Казан дәүләт университетының матбугат хезмәте.

Студентларга эш тәкъдим итүчеләр арасында “Сибнефть – Ноябрьскнефтегаз”, “Елховнефть”, “Татнефть”, “Нурлатнефть”, “РИТЭК” ААҖ һәм башка оешмалар бар. Алар булачак геологларга компанияләрендәге ташламалар, торак шартлары турында сөйләп, һөнәри эшчәнлекләрендә үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Хезмәт урыны белән тәэмин итүчеләрнең таләпләре шактый югары – эшкә урнашу өчен дипломда уртача баллның 4,2 дән артык булуы зарур. Студентларның фәнни-техник конференцияләрдә катнашуына да игътибар ителә. Кызганычка каршы, оешма вәкилләре өстенлекне егетләргә бирә. Хәер хатын-кызларының да казанышлары да очрашуда мисал итеп китерелгән.

КДУның нефть һәм газ геологиясе кафедрасы мөдире Вячеслав Смелков билгеләп узганча, эш белән тәэмин итүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек ярдәмендә бишенче курста белем алучыларны 100 процент дәрәҗәдә эшкә урнаштыру мөмкинлеге табыла. “Чыгарылыш студентларының барысы да тормыш юлын һөнәри белгечлекләре буенча дәвам итә”, - ди ул.