Түбән Камада сыйфатсыз товарлар буенча кайнар линия эшли башлады

Нефтехимиклар йортында кулланучылар хокукларын саклауга юнәлдерелгән Бөтендөнья сыйфат атнасы башланды.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдән Түбән Камада Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 8 (8555) 41-55-50 кайнар линиясе эшли башлады. Нефтехимиклар шәһәрендә кулланучылар хокукларын яклауга юнәлтелгән Бөтендөнья сыйфат атналыгы башланды. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Соңгы ун айда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә (Роспотребнадзор) гражданнардан сыйфатсыз товарга кагылышлы 200 мөрәҗәгать килгән.

Соңгы ун айда Роспотребнадзорга гражданнарның сыйфатсыз товарларга 200дән артык мөрәҗәгать кергән.

Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лилия Нестерова сөйләгәнчә, быелның июленнән Россиядә аяк киемнәрен мәҗбүри маркировкалау кертелгән. «Кулында „Честный знак“ кушымта йөкләнгән смартфон булган теләсә кайсы гражданин товарның легальлеген тикшерә ала», — дип аңлатты ул.

Программа товарның төп параметрларын үз эченә ала: аның төре, материалы, күләме, төсе, шулай ук җитештерүче турында бөтен мәгълүмат, шул исәптән җитештергән ил дә кергән. Хәзер кулланучы кибеттә үк аяк киеменең маркасы ялган икәнен билгели ала.

Мәҗбүри маркировкалауга аяк киеме генә түгел, тәмәке продукциясе дә булырга тиеш. Бу исемлектә шәһәр халкы азык-төлекне дә күрергә тели.