Казан янә дөньяның инновацион шәһәрләренең глобаль рейтингына керде

Россия шәһәрләре арасында 2thinknow рейтингы лидеры Мәскәү булды.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Казан янә дөньяның инновацион шәһәрләренең глобаль 2thinknow (Innovation Cities Global Index) рейтингына керде. Ул 393 нче урында тора.Татарстан башкаласы 2019 ел индексында 2018 ел индексы белән чагыштырганда 18 позициягә төште, әмма Россия шәһәрләре арасында өченче урында калды.Россия шәһәрләре арасында рейтинг лидеры Мәскәү 38 нче урынны алган һәм үзенең урынын ун позициягә яхшырткан. Шул ук вакытта Санкт-Петербург 16 пунктка төшеп 109 нчы урынны алган.Моннан тыш, Россия шәһәрләреннән 2thinknow рейтингына Новосибирск (405нче урын), Екатеринбург (416нчы) һәм Ростов-на-Дону (419нчы) эләккән.Иң инновацион шәһәрләр Нью-Йорк, Токио, Лондон, Лос-Анджелес һәм Сингапур булып чыкты.«Мәскәү белән Япониянең Осака, Канаданың Ванкувер шәһәре, Портленд һәм Лас-Вегас (АКШ) тигез бал җыйган», - дип хәбәр итә Мәскәүнең бу казанышын шәрехләгән Россия башкаласы вице-мэры Владимир Ефимов.2019 елда Innovation Cities Global Index 12нче тапкыр чыкты һәм 500 шәһәрне колачлады.