Касыйм шәһәрендә Ураз Мөхәммәд хан хөрмәтенә истәлек ташы куелды

Истәлек ташы тарихи шәхеснең үзенә генә түгел, Казахстан һәм Россия халыклары арасында туганнарча мөнәсәбәт урнаштыруның тулы бер чорына багышланган.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Рязань өлкәсендә Касыйм ханы Ураз Мөхәммәдкә истәлек ташы ачу тантанасы булды. Аны хан күмелгән урында, Иске татар бистәсе территориясендә урнаштырдылар. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.Казахстанның Россиядәге илчесе Имангали Тасмагамбетов әлеге проектның идея авторы булган. Тантанада ясаган чыгышында ул Бөек Дала һәм Рус дәүләте арасындагы тулы канлы дипломатик мөнәсәбәтләрнең башлануы Ураз Мөхәммәд хан исеме белән бәйле булуын искәртте.«Ураз Мөхәммәд хан рус елъязмаларында тирән эз калдыру белән бергә, данлыклы эшләре белән казах халкы өчен Россиягә юл да салган», - дип искәртте дипломат.Имангали Тасмагамбетов шулай ук истәлек ташының тарихи шәхеснең үзенә генә түгел, ә Казахстан һәм Россия халыклары арасында туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштыруның тулы бер чорына багышлануын билгеләп үтте.Дипломатик миссия вәкиле Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре хакимиятләренә Казахстан ягының игътибар һәм гаять зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.Тантаналы чараны Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Марат хәзрәт Аршабаев төгәлләде. Ул РФ Мөфтиләр Шурасы башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды һәм шул чорның эшлеклеләренә багышлап дога укыды.