Бүген дөньяда рециклинг, ягъни көнкүреш калдыкларны эшкәртү көне билгеләп үтелә

Мондый көннең максаты – хакимият, җәмәгатьчелек һәм сәнәгать структураларының игътибарын чүп-чар мәсьәләләренә юнәлдерү.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген дөнья күләмендә рециклинг, ягъни икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Әлеге көннең максаты – бөтен дөньяда хакимият, җәмәгатьчелек һәм сәнәгать структураларының игътибарын чүп-чар мәсьәләсенә юнәлтү. Чүп-чар яки җитештерү калдыкларын кабат куллану яисә әйләнешкә кире кайтаруны – икенчел эшкәртү дип атыйлар.Рециклинг көнен беренче тапкыр 1997 елда Америкада билгеләп үткәннәр. Аның бурычы америкалыларда көнкүреш калдыкларын икенче тапкыр эшкәртүгә тапшыру һәм икенчел чималдан эшләнгән продукция сатып алуга кызыксыну уятудан гыйбарәт булган.Бераздан бу көнне башка илләрдә дә билгеләп үтә башлаганнар. Гадәттә, чүп-чарны эшкәртү һәм икенчел чималны җыю үзенчәлекләре белән халыкны таныштыру максатыннан семинарлар, экскурсияләр үткәрәләр.