news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә QR-кодлар алуда ярдәм итә

Татарстанлыларга телефон аша, мәсәлән, 122 номеры буенча консультация бирәләр.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Волонтерлар Татарстанның өлкән яшьтәге кешеләренә QR-кодлар алуда ярдәм итә башлады. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

«Бу атнадан безнең иреклеләр хәрәкәтенең „Помощь рядом — Ярдәм янәшә“ эше яңартылды», — дип хәбәр итте яшьләр эшләре министры.

Иреклеләр республиканың өлкән яшьтәге кешеләренә QR-кодлар алырга һәм бастырып чыгарырга ярдәм итәчәк.

«Помощь рядом — Ярдәм янәшә» хәрәкәтеннән тыш, эшкә студентлар отрядлары һәм иҗтимагый яшьләр оешмалары да кушылды.

«Бу безнең иреклеләр үсеше буенча ресурс үзәге базасында эшләнә», — диде Тимур Сөләйманов.  

Волонтерлар татарстанлыларга телефон аша, мәсәлән, 122 номеры буенча консультация бирә. Моннан тыш, алар өлкәннәргә Күп функцияле үзәк офислары янында ярдәм итә, аларны ачык киемнәреннән белергә мөмкин. Министр яшьләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүченең персональ мәгълүматлары белән эшләүгә керү мөмкинлеге юклыгын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100