news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Иске Кызылсу авылында Хәнифә карчык чишмәсе төзекләндерелде

Кизләү тарихының тирән тамырлары Явыз Иван заманнарына барып тоташа.

Ульяновск өлкәсенең Иске Кызылсу авылында Хәнифә карчык чишмәсе төзекләндерелде
«Өмет»

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында могҗизалы булып саналган чишмә — Хәнифә карчык кизләве төзекләндерелде. Су чыганагын «Ульяновск өлкәсендә тирә-юнь мохитне саклау һәм табигать ресурсларын торгызу» дип исемләнгән дәүләт программасы буенча яңартканнар. Бу турыда «Өмет» газетасының сәхифәсендә хәбәр ителә.

Авыл халкы олы ядкарь итеп саклаган риваять буенча, кизләү тарихының тирән тамырлары Явыз Иван заманнарына барып тоташа. Әлеге патша Казан ханлыгын яулап алып, халыкны көчләп чукындыра башлагач, мөселман өммәтеннән булган Хәнифә карчык явыз җитәкченең әмеренә буйсынырга теләмичә, качып китә, әмма аны куып тотып үтерәләр. Менә шушы әбинең күкрәкләреннән җиде чишмә бәреп чыккан, дигән риваять бар.

«Урайкино авыл җирлегенең хакимият башлыгы Әсгать Галәветдинов белән актив тормыш позициясенә ия бик күп авылдашларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, чишмә янә челтерәп ага башлады. Читтә яшәүче якташлар хәзер монда ял итәргә, тарихи урынны карарга киләчәк. Авыл халкы өчен бу чишмә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә кадерле. Ара шактый ерак булуына карамастан, ак яулыклы әбиләр монда җәяү килеп йөри», — ди Иске Майна районының Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мансур Габунов.

Авыл җирлеге администрациясе башлыгы Әсгать Галәветдинов сүзләренчә, шифалы сулы чишмәгә туристлар өчен экскурсияләр оештыру күздә тотыла. Ә 1 октябрьдә — Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көнендә яңартылган чишмә янында авыл бәйрәме гөрләп узды.

Шатлыклы бәйрәмдә авыл халкы, җирле хакимият башлыгы Әсгать Галәветдинов, район администрациясе җитәкчесе Василий Половинкин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин, мәчет вәкиле Наил Сәхәбиев катнашты. Алар Иске Кызылсуда көн күрүчеләрне бәйрәм белән котлап, кизләүне саклап калуга һәм төзекләндерүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100